Зәй муниципаль районында "Мин Рәсәй гражданы!" дигән чара үткәрелде

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

     Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында  яшь Рәсәй гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы үткәрелде. Чара ГХАТ бүлеге, Яшьләр идарәсе, Федераль миграция хезмәте   белгечләре тарафыннан үткәрелде. Шәхесне билгеләүче документны алырга балалар әти-әниләре белән килгән иделәр. Яшь гражданнарны Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ильнар Хафизов һәм федераль миграция идарәсе башлыгы  Галина Усманова котладылар. Яшьүсмерләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мондый темага үткәрелгән чаралар балаларда патриотик хисләр тәрбияләп, шәхесне билгеләүче документның әһәмиятен арттыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International