Аны гомер бәйрәме белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина, ГХАТ булеге җитәкчесе Гөлнар Хузина, Олы Урсак авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин килгән иде. Валентина Павловнаны чын күңелдән котлап, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның иң изге теләкләре язылган открыткасын һәм бүләген тапшырдылар. Алдагы көннәрегездә дә балаларыгызны, оныкларыгызны куандырып яшәгез, – диде Эльвира Заһидуллина юбилярга. Җан тынчлыгы белән, сәламәтлектә, хөрмәттә яшәргә язсын дигәрн теләкләрен җиткерде Гөлнар Хузина.