Кем үзен олыгайган көндә “Мин бәхетле” дип әйтә ала икән, ул бәхетле кеше була

2018 елның 6 апреле, җомга

Кукмара районында ихтирамга лаек, үрнәк гаиләләр бик күп. Алар безнең горурлыгыбыз һәм таянычыбыз.

Шундый гаиләләрнең берсе Кукмара шәһәреннән Вафа улы Эльбрус һәм Гөлсәрия Шәриф кызы Сафиннар гаиләсе. Бу үрнәк гаилә, иңгә иң куеп ярты гасыр гомер иткәннәр, үзләре кебек эш сөючән, тырыш, гади итеп тәрбияләп балаларны олы тормыш юлына озатканнар. Бу парларның Алтын туйлары уңаеннан гаиләдә кичә үткәрелде, аларны ЗАГС җитәкчесе Латыпова Зөлфия Таһир кызы һәм Кукмара итек фабрикасы профсоюз оешмасы рәисе Кисиль Ирина Юрий кызы котладылар. Икесе дә гомер буе итек фабрикасында хезмәт куялар, аларның хезмәт стажлары 70 ел. Ике бала тәрбияләп үстерәләр.

Дөрестән дә, бу гаиләне яхшы яктан гына искә алып була. Алар белән сөйләшкәннән сон аңлыйсың, кеше тормышта үз юлын салып, башкаларга ачык йөзле, гади, ихтирамлы, хөрмәткә лаек булып калса – үзе бер ачыш икән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International