ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

      2018 елның 4 апрелендә Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 83 Чаллы гаиләсе алды.


3
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Апрель башында Лениногорск никахлашу сараенда "Минем хыялымдагы туй" фестивале үтте, ул бер мәйданда Лениногорск һәм күрше шәһәрләрнең туй индустриясе вәкилләрен берләштерде.

Бу кичәгә бер түбә астына алып баручылар һәм артистлар, фотографлар һәм видеографлар, кондитерлар һәм декораторлар, зәркән салоны белгечләре җыелды, шулай ук хатын-кызлар һәм ир-атларның яңа туй киемнәре тәкъдим ителде.

Баулы район ГХАТ бүлегендә 1 кварталда 69 туу турында акт теркәлде. Үткән ел белән чагыштырганда 19 % ка  күберәк. Туган балаларның  36 – малайлар, 33 – кызлар. 31 бала гаиләдә беренче булып, 21 – икенче, 12- өченче, 5- дүртенче  булып туды. Бер бәхетле гаиләдә Данияр һәм Данияз исемле игез балалар туды.


2
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башкарма комитеты җитәкчесенең истәлек бүләге тапшырылды.Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Карамов тапшырды. Котлауларга  Чалманарат авылы җитәкчесе Камил Ахметов та кушылды.

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2018 елның икенче игезәк пар теркәлгән. Бәхетле ата-ана үзләренең яңа туган балаларына Ева һәм Ника дигән сирәк һәм матур исемнәре бирделәр.

- Нәкъ менә 60 ел элек шушы көнне кавыштык, - ди гаилә башлыгы. –

Чыгышы белән безнең авылныкы булса да, без Мәдинә белән ул апаларына кунакка кайткач таныштык. Көндез очраклы гына урамда очраткан идем, кич белән клубтан озата кайттым үзен. Шуннан йөреп киттек. 


1
апрель, 2018 ел
якшәмбе

Алабуга муниципаль районы ЗАГС бүлегендә белгечләр, гадәттәгечә, квартал йомгаклары ясады. Быелның 1 кварталында 199 бала туу, 230 үлем, 106 өйләнешү, 71 аерылышу теркәлгән.

Туган балаларның  16- малайлар, 5- кызлар. 10 бала гаиләдә беренче булып, 8 – икенче, 2- өченче  булып , 1 – бишенче булып туды.


31
март, 2018 ел
шимбә

Бу Сагиров Фәрит Фатыйх улы белән Роза Гариф кызының олы бәйрәме. Алар моннан нәкъ менә 50 ел элек Лениногорск районының Кузай авылында беренче гаилә документын алып тормыш итә башлыйлар. Фәрит абый тумышы белән Чирмешән районының Туйметкино авылыннан, Роза ханым Лениногорск районы Тукмак авылында туып үскән. Алар ике бала үстереп, бүгенге көндә биш оныгы һәм бер оныкчыгы бар.

             Бер карасаң, салкын җилләр бәйрәмгә берничек тә туры килми. Әмма ике гаҗәеп кайнар янган йөрәкле гашыйк өчен һава торышы комачауламый. Яшь парлар тантананы кунакларын мәхәббәтләре белән җылытырлык итеп оештыра ала, ә суклар бөтмәс шатлыклар һәм мул әзерләнгән туй өстәле алдында сизелмәс. Әле сынамыш та бар: «туй көнендә салкыннар ныграк булса, гаилә берлеге дә шулкадәр көчлерәк булыр».


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International