«Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты (РПА Рәсәй Юстиция министрлыгы)» инициативасы буенча, 2018 елның 26-30 мартында, Мәскәүдә ГХАТ органнары хезмәткәрләре өчен, квалификация күтәрү курслары оештырылды.
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2018 нчен елны 100 нче никах пары теркәлде. Юбилей пар булып Гатин Марсель һәм Любина Екатерина булдылар. Никахны тантаналы рәвештә теркәү вакытында церемонияне алып баручы 100 нче номер астында никахлашу турында таныклык тапшырды. Бу вакыйга яшьләрне бик шатландырды.
2018 елның беренче кварталында Буа районы ГХАТ бүлеге 96 туучылар һәм 35 язылышу парларны төркәде. Бу күрсәкечләр 2017 елда – туучылар саны - 84, язылышучылар - 27 иде. Шулай ук агымдагы елда аерылышулар саны да кимегән.
Тәрәзә артындагы тамчы тама, табигать кышкы салкыннар уяна. Бу чын бәхет түгелме? Нәкъ шушы табигать уянган вакыт – март аен күп яшьләр туй идеаль вакыт дип саный. Гашыйклар өчен яз - үзенчәлекле вакыт, аның шелүе белән күңел дә сөенә.
Бүген Яр Чаллы Тантаналар Сараенда Ренат һәм Ильвины Арслановларның никахы рәсмиләштерендә.Яшь парның кунаклары үзләренең киемнәрендә. Аксессуарларында яшел төстең барлык оттенокларын да кулланганнар.
«Мәхәббәткә бар яшьтәгеләр дә буйсынучан», - дип А.С. Пушкин юкка гына әйтмәгән. Буген Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда тантаналы рәвештә Гарифулла Хәбир улы Абдулганиев белән Нәсимә Бари кызы Гимадееваның никахы рәсмиләштерелде. Аларга карап, чыннан да мәхәббәткә бар яшьтәгеләр дә буйсынуына инанасың.
Күпләр өчен яз үзенчәлекле ел фасылы булып санала. Язның беренче көннәрдә барлык табигать уяна, ә аның белән бергә бөтен дөнья да әкрен генә уяна башлый. Шуңа күрә, дөньяга сабый туу да ул зур могҗиза.
Бүген Кама балалар медицина үзәгендә тантаналы ревештә Левона Николенконың чыгарылышы булып узды. Николенко гаиләсендә ул – беренче көтелеп алынган бала.
Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Нәгыймов Н.М. , авыл җирлеге сәрхәтибе Садыйкова Э.М. ГХАТ бүлеге баш белгече Шакирова С.М. Рәфис белән Гөлсинә Галиевлар гаиләсен 55 ел бергә торулары белән котлады. Бу көн гаилә башлыгының иҗат кичәсенә дә туры килде.
2018 нче елның елның 30 мартында Әгерҗе муниципаль районы Кадыбаш авыл җирлегендә Мәҗитов Зөфәр Шәех улы һәм Алевтина Вәсил кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр. Бувакыйга белән аларны авыр җирлеге башлыгы Рамазанов Илфат Гали улы, Әгерҗе башлыгы һәм “Бердәм Россия” партия оешма җитәкчесе Усманова Гүзәл Фидаил кызы котладылар. Бу көнне юбилярларга барлык балалары, оныклары, оныкчыклары, дуслары җыелды. Мәҗитовлар гаиләсенә Әгерҗе муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле буләк тапшырдылар.
Тантаналы рәсмилләштеру район мәдәният клуб бинасында уза.
Иң яшь кияугә - 21 яшь, ин яшь киленгә – 18 яшь. Ин олы яшьтәге кияу -60 яшь, ин олы кәләш – 61 яшь.
Туган сабыйларнын 9 малай, 5 кыз. 14 баланын очесе гаиләдә берече булып, тугызы икенче бала булып, икече дүртенче бала булып туган.
Ата-аналары сабыйларга Самира, Фәридә, Камилә, Самир, Данияр, Рузәл дигэн матур исменэр кушканнар. Исемнәр арасында иң узенчәлекле –Алихан.