«Мәхәббәткә бар яшьтәгеләр дә буйсынучан», - дип А.С. Пушкин юкка гына әйтмәгән. Буген Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда тантаналы рәвештә Гарифулла Хәбир улы Абдулганиев белән Нәсимә Бари кызы Гимадееваның никахы рәсмиләштерелде. Аларга карап, чыннан да мәхәббәткә бар яшьтәгеләр дә буйсынуына инанасың. ЗАГС Идарәсе башлыгы Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова Гарифулла абый белән Нәсимә апаның беренче гаилә портретын бүләк итте. Бу елның август аенда Абдулганиевлар олы юлга – изге җиребез Мәккә шәһәренә хаҗ кылырга баралар. Аларга хәерле юл һәм кылган хаҗлары кабул булуын теләп калабыз.