Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Васильево бистәсендә алтын юбилярларны котлау тантанасы узды. Никахларына 50 ел булуларын Виктор Николай улы һәм Галина Александр кызы Дашевскийлар билгеләп үттеләр.
Дашевскийлар үз гаиләсен 1968 елда булдырганнар, ул чакта Васильево авыл советында Виктор Николай улы һәм Галина Александр кызы рәсми рәвештә никахларын теркәгәннәр һәм беренче тапкыр бер-берсенә матур сүзләр : «ирем», «хатыным» дип әйткәннәр!
28 мартта ТР Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә ел башыннан 600 сабый тууы теркәлде. Әлеге шатлыклы вакыйга Артур һәм Лилия Сергеевлар гаиләсендә булды. 2018 елның 21 мартында аларның икенче уллары туды. Сабыйга Радмир дип исем куштылар. Бу матур исем «Шатлык» һәм «Тынычлык» сүзләренең мәгънәләрен алган.
Гаилә юбилее – тормышта булат орган иң зур вакыйга! Мөһим этап, гаилә елъязмасында онытылмаслык вагыйга. Һәм мондый әһәмиятле вакыйга булды Яшел Үзән районы Осиново авылында яшәүче - Сакин Алексей Иван улы һәм Вера Евдоким кызы гаиләсендә булыпр узды.
Ул 2018 нче елның 27 март көнне туган Мансуров Матвей Максим улы. Матвей әтисе Максим Марс улының һәм әнисе Татҗяна Виталий кызының беренче баласы. ГХАТ бүлеге мөдире Гөлфия Валишина танталы рәвештә Матвейнын әтисен котлап баланың беренче документын – туу турында таныклыгын тапшырды.
2018 елның 28 март көнне “Энергетик” мәдәният сараенда “Зәй районында демографик күрсәткечләрне арттыру һәм гаилә институтын ныгыту” темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Утырышта катнашучылар гаилә институты кризисы турында, яшь гаиләләрдә балаларга карата җавапсыз карашлары турында сөйләштеләр. Утырыш йомгаклары буенча резолюция кабул ителде
2018 елның 28 март көнне Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре 43 нче мәктәпнең 5 нчы сыйныф укучылар өчен экскурсия-лекция үткәрделәр.
Укучыларны Тантаналар сарае бинасы буенча уздырдылар, дәүләт бүләкләрен тапшыру, ярәшү, исем кушу, юбилей туйлар бәйрәмнәре турында сөйләделәр, ГХАТ идарәсе эшчәклеге турында белешмәләр бирделәр.
Истәлекле көне белән аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Ул ветеранга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, изге теләкләр белән истәлек бүләге тапшырды. Социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, район ветераннар берлеге әгъзасы Суфия Әхмәдуллина, авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов, мәктәп директоры Фирдәвес Гайнетдинов, авыл ветераннар советы рәисе Мөҗәлия Фәрлукшина да юбилярга озын гомер, ныклы сәламәтлек, балалар, оныклар кадер-хөрмәте теләделәр.
Тугыз ел элек, 2009 елның 28 мартында Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда Раушан һәм Диана Валиуллиннарның никах теркәлде. Һәм бүгендә, үзләренең туенда, алар кабат Тантаналар Сараенда. Тугыз ел эчендә бу матур һәм гүзәл парның өч баласы дөньяга килгән! Ике улы – Искәндәр һәм Әмирхан, чибәркәй, кызым Эмилия.
Нәкъ 50 ел элек ике яшь йорәк Вәсим белән Галина уз тормышларын бергә бәйләп, гомергә бергә булырга карар кылалар, шулай Сафиннар гаиләсе дөньяга килә. Аларнын мэхэббәт тарихлары 1965 елнын алтын козендә башлана. Музыка училищесын бетергәч, яшь Галинаны юллама белән Пермь шәһәренә музыка укытырга жибәрэләр. Жылы көзнен бер ямьле кичендә Чехов исемендәге культура сараенда Вәсим белән Галина тәуге тапкыр курешәләр. Бер-беренә тин яр булуларын бер караштан анлап та алалар.
27 март көнне Зәй шәһәренең “Энергетик “мәдәният сараенда әтиләр Советының чираттагы утырышы булып узды. Аның барышында балаларны тәрбияләү һәм әлеге процесста әтиләрнең роле турында ачык, җанлы әңгәмә узды. Балаларны үз үрнәкләрендә тәрбияләү, әтинең сүзе абруйга ия булырлык вакытны кулдан ычкындымаслык итү турында әтиләр фикер алышты. Утырышта балалар да катнашты.