Истәлекле көне белән аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Ул ветеранга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, изге теләкләр белән истәлек бүләге тапшырды. Социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, район ветераннар берлеге әгъзасы Суфия Әхмәдуллина, авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов, мәктәп директоры Фирдәвес Гайнетдинов, авыл ветераннар советы рәисе Мөҗәлия Фәрлукшина да юбилярга озын гомер, ныклы сәламәтлек, балалар, оныклар кадер-хөрмәте теләделәр. Килендәше Гөлүсә апа, күршесе Фирдания Гәрәйханова, кызы Кәримә апа да, аның үткән тормышын, хезмәт юлларын барлап, чыннан да, тирән хөрмәткә лаеклы икәнен әйттеләр. Кеше күңелен йомшартыр, аның нечкә кылларына үтеп керер өчен, әллә ни кирәк тә түгел шул. Гади игътибар җитә. Юбилей көнендә үзен зурлап килгән кунакларның, туганнарының күп булуына бик сөенде Мәүлидә апа.