28 мартта ТР Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә ел башыннан 600 сабый тууы теркәлде. Әлеге шатлыклы вакыйга Артур һәм Лилия Сергеевлар гаиләсендә булды. 2018 елның 21 мартында аларның икенче уллары туды. Сабыйга Радмир дип исем куштылар. Бу матур исем «Шатлык» һәм «Тынычлык» сүзләренең мәгънәләрен алган.
ГХАТ Идарәсе белгече бәхетле гаиләне котлап, бала әтисенә сабыйның беренче дәүләт документын - туу турында таныклык тапшырды.
Өегезгә нур өстәп шатлыклы зур бәхет килгән, сөенечегез белән котлыйбыз! Нәсел агачын дәвам итүче улыгыз нык бәдәнле, зирәк акыллы, тәмле сүзле, сәламәт булсын.