27 март көнне Зәй шәһәренең “Энергетик “мәдәният сараенда әтиләр Советының чираттагы утырышы булып узды. Аның барышында балаларны тәрбияләү һәм әлеге процесста әтиләрнең роле турында ачык, җанлы әңгәмә узды. Балаларны үз үрнәкләрендә тәрбияләү, әтинең сүзе абруйга ия булырлык вакытны кулдан ычкындымаслык итү турында әтиләр фикер алышты. Утырышта балалар да катнашты.