Гаилә «Алтын» юбилеен билгеләп үтте

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

Гаилә юбилее – тормышта булат орган иң зур вакыйга! Мөһим этап, гаилә елъязмасында онытылмаслык вагыйга. Һәм мондый әһәмиятле вакыйга булды Яшел Үзән районы Осиново авылында яшәүче - Сакин Алексей Иван улы һәм Вера Евдоким кызы гаиләсендә булыпр узды.

Кулга кул тотынышып 50 ел бергә, тормыш юлы буенча Сакинар гаиләсе бергә атлап баралар, бергәләп алар авырлыкларны һәм туган кыенлыкларны үтеп баралар. Алексей Иван улы һәм Вера Евдоким кызы бу катлаулы миссияне үтәгәннәр - булдырдык, алар ныклы гаилә, гаиләдә бала тәрбияләгәннәр, оныклар тәрбияләргә булышалар, аларга узләренең игелекләренең, куңелләренең бер өлешен биреп баралар.

Гаилә тормышы юбилярларны Яшел Үзән районы Осиново авыл җирлеге башлыгы Сәлимов Альберт Юныс улы котлады. Аларга тынычлык, бәхет, ныклы гаилә, аңлашу, кайгыртучанлык, күңел күтәренкелеге, тынычлык һәм татулык, бәхет һәм мәхәббәт теләп калды. Чөнки кеше тормышында һәрвакыт ныклы, тату гаилә иң мөһим вакыйга булып тора.  Ә тормышның иң зур капиталы — ул балалар, оныклары һәм оныкчыклары. Алар хакына без яшибез, аларга үз мәхәббәтебезне һәм кайгыртуыбызны тапшырабыз. Алар — безнең өметебез һәм дәвамыбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International