ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2018 ел
сишәмбе

Алексеевский районы ЗАГС бүлегендә Алексей Иванович һәм Надежда Анатольевна Барановлар гаиләсендә игезәкләр туу турында акт теркәлде.

Василиса һәм Владислав Барановлар гаиләсендә беренче генә туган сабыйлар түгел. Аларның инде энесе яки сеңлесе тууын түземсезлек белән көтүче 13 яшьлек уллары бар иде. Вадимның берьюлы энесе дә сеңлесе дә булды.


26
март, 2018 ел
дүшәмбе

26 мартта Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның беренче пар  игезәкләр  тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга яшь Ленар һәм Динара Халяфутдиновлар гаиләсендә барлыкка килде.  Әти- әни улларына Данияр һәм Данияз дигән исемнәр бирделәр. 

        Чираттагы «Гаилә дәресе» 2018 нче елның 26 март көнне Зәй шәһәренең 5 мәктәбендә  ГХАТ бүлегенең баш белгече Гөлнар Гизатуллина  “Гаилә – бүген һәм иртәгә” дигән темага үткәрелде. Яшьүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер –беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында сөйләнде. Балалар анкета сорауларына актив җавап биреп, темага кагылышлы тестларны чишеп, гаилә һәм никах өлкәсендәге белемнәрен ныгыттылар. 

Бүген   хакимиятнең зур залында муниципаль район башлыгы урынбасары Елена Недошивина һәм депутатлар катнашында Зәй район  Советының  мәгариф, мәдәният, спорт буенча даими  комиссиясе утырышы узды. Көн тәртибендә 6 сорау каралды.Утырышта ГХАТ бүлеге мөдире Гөлфия Валишина чыгыш ясап яшь гаиләләр белән 2017 нче елда үткәрелгән чаралар белән депутатларны таныштырды.


25
март, 2018 ел
якшәмбе

Һәр кешенең яраткан һәм көткән ел фасылы бар. Кемдер кышны ярата, ә кемнедер ямьле җәй сокландыра.  Күпләр өчен яз аеруча күңелләренә хуш килә. Язын табигать җанлана, күңелләрдә яңа хисләр туа. Бу вакытта тормышка карата шатлык хисе тагын да арта. Гашыйклар өчен яз - хисләр ташый, йөрәкләр дәртләнә торган вакыт.

 25 март көнне Биектау районы Өнсә авылында яшәүче Һидиятуллинар Әдһәм Һидиятулла улы  һәм Тәскирә Ибраһим кызының  50 ел гаилә тормышларын корып җибәрүгә багышланган тантана билгеләп үтелде.  Нәкъ менә бу көнне 1968 елда алар үз никахларын  Шуман авыл Советында теркәгән булганнар.

2018 елның 23 мартында Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә Хәния һәм Илшат Бинковларның 5-нче малайлары  тууны рәсми рәвештә теркәделәр. Малайга “Раяз” дип исем куштылар. “Раяз” – “тиз”, “җитез” дип тәрҗемә ителә. Бәхетле ата-анага туу таныклыгы һәм котлау открыткасы тапшырылды.


24
март, 2018 ел
шимбә

       2018 елның 23 мартында Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә Светлана һәм Денис Журавлевларның 5-нче балалары-кызлары тууны рәсми рәвештә теркәү тантанасы узды. 4 малайдан соң, энҗе бөртегедәй кыз туу  Журавлерлар  гаиләсе өчен сөенечле хәбәр. Кызга “Анастасия” дип исем куштылар. “Анастасия” – “тормышка кайтарылган” дип тәрҗемә ителә. Бәхетле ата-анага баланың беренче документы – туу таныклыгы һәм котлау открыткасы тапшырылды.

  2018 елның 24 мартында сәгать  20.30 тән 21.30 кадәр Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе гаять зур җир шары сәгате экологик акциясендә катнашты.

      Бу акциянең максаты – бер сәгатькә утларны һәм бөтен электрприборларын сүндерүенә өндәмә. 2015 елда “Җир шары сәгате” акциясендә 172 ил һәм 2 миллиардтан артык кеше катнашты.

      2018 елның 22 нче март Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 1500нче баланы теркәделәр. Бу сабый – Азиз Сагидуллин – 19 март көнендә дөнья күрде.

      Бу балага сәламәтлек, батырлык, тыңлаучан булып үсергә насыйп итәбез


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International