Баулыда игезәкләр туды

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

26 мартта Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның беренче пар  игезәкләр  тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга яшь Ленар һәм Динара Халяфутдиновлар гаиләсендә барлыкка килде.  Әти- әни улларына Данияр һәм Данияз дигән исемнәр бирделәр.  ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Мөрсәлимова бәхетле  гаиләне ихлас котлап туу турындагы таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миннехановның котлау адресын тапшырды. “Бердәм Россия” партиясының Баулы районы бүлеге исеменнән  яшьгаиләгә буләк һәм чәчәкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International