Бүген хакимиятнең зур залында муниципаль район башлыгы урынбасары Елена Недошивина һәм депутатлар катнашында Зәй район Советының мәгариф, мәдәният, спорт буенча даими комиссиясе утырышы узды. Көн тәртибендә 6 сорау каралды.Утырышта ГХАТ бүлеге мөдире Гөлфия Валишина чыгыш ясап яшь гаиләләр белән 2017 нче елда үткәрелгән чаралар белән депутатларны таныштырды.