25 март көнне Биектау районы Өнсә авылында яшәүче Һидиятуллинар Әдһәм Һидиятулла улы һәм Тәскирә Ибраһим кызының 50 ел гаилә тормышларын корып җибәрүгә багышланган тантана билгеләп үтелде. Нәкъ менә бу көнне 1968 елда алар үз никахларын Шуман авыл Советында теркәгән булганнар. Бу бәйрәм юбилярларның бөтен гаиләләре өчен шатлыклы көн. Барлыгы ничә ел ир белән хатын бергә кичерделәр, күпме кулга кул эшләп гаилә ныгый барды, балалар туа торды, ә Һидиятуллинарда алар 4, оныклар дәньяга аваз салдылар. Ләкин төп сер – барысын да һәм һәрвакыт бергә. Киләсе буын белән белемнәре, тәҗрибәләре белән уртаклашырга алар гел дә эзер.