Алексеевский районыннан Барановлар гаиләсенең икеләтә шатлыгы

2018 елның 27 марты, сишәмбе

Алексеевский районы ЗАГС бүлегендә Алексей Иванович һәм Надежда Анатольевна Барановлар гаиләсендә игезәкләр туу турында акт теркәлде.

Василиса һәм Владислав Барановлар гаиләсендә беренче генә туган сабыйлар түгел. Аларның инде энесе яки сеңлесе тууын түземсезлек белән көтүче 13 яшьлек уллары бар иде. Вадимның берьюлы энесе дә сеңлесе дә булды.

Әни кеше сөйләвенчә, игезәкләр туачагы турындагы хәбәр гаилә өчен котелмәгән куаныч булган:

- Ультратавыш тикшерүенә барганда гаиләбездә берьюлы ике сабый туарга мөмкин икәнлеге уебызга да кереп чыкмады, - ди Надежда. – Югыйсә, иремнең дәү әнисенең ике төрле җенесле игезәк балалары булганын белә идек. Василиса һәм Владиславның тууына без генә түгел, аларны үстерергә, тәрбияләргә булышырга әзер торучы барлык туганнарыбыз да бик шат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International