Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре квалификация күтәрү курслары уздылар

2018 елның 31 марты, шимбә

«Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты (РПА Рәсәй Юстиция министрлыгы)» инициативасы буенча, 2018 елның 26-30 мартында, Мәскәүдә ГХАТ органнары хезмәткәрләре өчен, квалификация күтәрү курслары оештырылды.

Татарстан Республикасы уку төркеме составына Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе башлыгы урынбасары- Гүзәл Сәгыйтова һәм ГХАТ Идарәсе баш белгече Елена Плаксина керде.

Программа кысаларында, тыңлаучылар алдында Мәскәү өлкә суды судьялары,  халыкара хокук һәм хезмәттәшлек Департаменты һәм Рәсәй Федерациясе юстиция Министрлыгы вәкилләре, профессорлар, фәнни хезмәткәрләр чыгыш ясадылар.

Уку тәмамлангач, барлык курсанларга квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International