Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2018 елның икенче игезәк пар теркәлгән. Бәхетле ата-ана үзләренең яңа туган балаларына Ева һәм Ника дигән сирәк һәм матур исемнәре бирделәр.
Ева һәм Ника нык, сәламәт балалар, алар үзләренең барлыкка килүләре белән туганнары һәм якыннарының күп бәхет бүләк иттеләр. Игезәк бала туу һәрчата аллаһ тәгалә белән бирелгән могҗиза дип саналды. Чөнки гаиләдә бер бала туу, ул ата-аналар өчен зур шатлык, әгәр дә инде ике бала бер юлы туса хисләр икеләтә күбәя, бу уңай хисләр барлык кешеләргә дә җитә..
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дәүләт теркәве вакытында яңа туган игезәк балалар әтисенә туу турында таныклык тапшырдылар, балалар тормышында булган иң беренче документ һәм чын күңелдәнбу шатлыклы вакыйга белән, шатлык, иминлек, бәхет, шулай ук балалар тәрбияләүдә уңышлар теләп котладылар!