Бер карасаң, салкын җилләр бәйрәмгә берничек тә туры килми. Әмма ике гаҗәеп кайнар янган йөрәкле гашыйк өчен һава торышы комачауламый. Яшь парлар тантананы кунакларын мәхәббәтләре белән җылытырлык итеп оештыра ала, ә суклар бөтмәс шатлыклар һәм мул әзерләнгән туй өстәле алдында сизелмәс. Әле сынамыш та бар: «туй көнендә салкыннар ныграк булса, гаилә берлеге дә шулкадәр көчлерәк булыр».
2018 елның 3 аенда Әлмәт шәһәренең ГХАТ Идарәсендә 212 пар теркәлгән!
Яшь гаиләләрне чын йөрәктән туй көннәре белән котлыйбыз! Аларга сүнмәс мәхәббәт, бәхетле һәм әкияти тормышта яшәүләрен теләп калабыз.