Әлки районында март аенда ЗАГС бүлегендә 14 бала теркәлде

2018 елның 7 апреле, шимбә

Ә ел башыннан бирле 39 нәни әлкиле исәпкә алынган. Үткән айда 3 пар (ел башыннан – 11) өйләнешкән, тик менә 5 гаилә таркалган. Быел барысы 13 пар аерылышкан. Мартта 30 райондашыбыз (ел башыннан – 74 кеше) мәңгелеккә күчкән.

Чагыштыру өчен: былтыр мартта 11 бәби (елның өч аенда – 28) теркәлгән. Никахлашучылар саны нәкъ быелгы кебек үк. Мартта – 2, ел башыннан 10 гаилә таркалган. Бер айда – 21, ел башыннан 77 кеше бакыйлыкка күчкән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International