Бүген, 2018 елның 12 апрелендә ТР Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 700 сабый тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Бычковлар Юрий һәм Чулпан гаиләсендә булды. 2018 елның 6 апрелендә аларның икенче уллары туды. Сабыйга Дмитрий исеме кушылды.
ГХАТ Идарәсе белгече бәхетле ата-ананы котлап, бала әтисенә сабыйның беренче дәүләт документын - туу турында таныклык тапшырды.
Сезне сабыегыз тууы белән чын күңелдән тәбрик итәбез.Нәниегез тормышыгызның иң нәфис ,иң кадерле чәчкәсе булып ,тормышыгызга ямь, мәхәббәтегезгә — көч, сафлык өстәп, сау-сәламәт, зирәк акыллы булып үссен!