Менделеевский шәһәрендә Кашиннарны тәбрикләү тантанасы

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

 ГХАТ бүлегенең якты никахлаштыру залында 2018 нче елның 11 нче апрелендә Менделеевский шәһәрендә яшәүче Нина һәм Геннадий Кашиннарны тәбрикләү тантанасы узды. Алар бергә 50 ел гомер иткәннәр. Гаиләне тормыш авырлыклары да,  проблемалар да тарката алмаган.

 Бер-беребезгә булган мәхәббәт, үзара аңлашу һәм үзара килешеп яшәү - безнең гаилә тормышының нигезен тәшкил итә,- диләр Нина Павел кызы белән Геннадий Константин улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International