11 апрелендә Түбән Кама ГХАТ идарәсендә өч игезәк балага туу турында таныклык бирелде. Алар 2018 елда беренче игезәкләр.
Шигаповлар гаиләсендә берьюлы 3 малай дөньяга килде. Күпбалалы гаиләнең шатлыклары эченә сыймый. Әти-әнисе аларга Арсений, Богдан и Арслан дип исем куйдылар. Түбән Кама ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре бәхетле гаиләне котлап, аларга киләчәктә ныклы сәламәтлек, уңышлар теләделәр.