Әтнә муниципаль районы Түбән Бәрәскә авылында яшәүче Фәхретдинова Сания Хәсән кызына 15 апрель көнне 90 яшь тулды. Фәхретдинова Сания озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары, Түбән Бәрәскә авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Фәхретдинова Саниянең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.