2018 нче елның 14 нче апрелендә Менделеевский районының ГХАТ бүлегендә 50 ел бергә гомер иткән гаиләләрне тәбрикләү тантанасы узды.
Район башлыгы исеменнән Хөсәен ага белән Хәлимә Шәһәбетдин кызы Куснутдиновларны һәм Петр Михаил улы белән Татьяна Сергей кызы Кочергиннарны башкарма комитетның социаль эшләр буенча урынбасары Артем Месеев котлады. Ул аларга ныклы сәламәтлек, мәхәббәт, бәхет-шатлык һәм гаилә иминлеге теләде.”Алтын” юбилярларны истәлекле дата белән котлап , ГХАТ бүлеге җитәкчесе Татьяна Алексеева юбилярларның яңа өйләнешүче яшь парларга зур мәхәббәт, бер-береңне хөрмәт итү һәм үзара аңлашып яшәүнең үрнәге булуларын әйтте.
Куснутдиновлар гаиләсе Монай авылында яши. Хөсәен ага гомер буе төзүче булып эшләгән. Хәлимә Шәһәбетдин кызы колхозда ындыр табагы белән идарә иткән. Монай авыл җирлеге башлыгы Руслан Кириллов аларга җылы тәбрикләү сүзләрен юллады.
Ирле-хатынлы Кочергиннарны Менделеевскида алар тирәсендә яшәүче бик күпләр белә. Яшь килеш Карпов исемендәге химия заводына эшкә килгән Петр Михайлович 40 ел аппаратчик булып эшли.Татьяна Сергей кызы 30 ел буена горгазда диспетчер вазифасын башкара.
Кочергиннар гаиләсен ”алтын” юбилейлары белән Карпов исемендәге химия заводының профсоюз комитеты рәисе Рөстәм Борһанов котлады.
Юбилярлар беренче очрашу мизгелләрен искә алдылар, гаилә бәхетенең сере белән уртаклаштылар һәм атаклы юбилярлар китабына кул куйдылар.