Красная горка – Пасхадан соң бер атна үткәч бишелән үткәрә торган бәйрәм. Нәкъ менә бу көнне Бөек пост белән бәйле зур тәнәфестән соң никахлашу көннәре башлана. Бу көнне үткәргән туй бәхетле һәм имин гаилә тормышы нигезе дип санала. Быел Красная горка бәйрәме 15 апрель көненә туры килә. Бу атнада Яр Чаллы шәһәренең тантаналар Сараенда 45 пар үзләренең никахларын теркәделәр. Бәйрәмнең төп әһәмияте – язны кармы алу. Бу көнне өстәлләрне һәм йорларны түгәрәк әйберләр белән бизиләр.
Бәйрәмне “Красная горка” дип атаганнар, чөнки элек бу көнне халык иң югары тауга менеп бәйрәм иткән.