2018 елның 14 апрель көнендә Түбән Кама ГХАТ идарәсендә 300 нче яшь гаиләнең никахын теркәү тантанасы узды.
Зиннуров Тимур Рамилевич и Леданова Альбина Витальевна үзләренең мәхәббәтләрен никах теркәве белән ныгыттылар. 300 нче булу – алар өчен дә көтелмәгән сюрприз булды.
ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре бу яшь гаиләне истәлекле дата белән чын күңелдән котлап, киләчәк тормышларында гаилә бәхете, мәңге сүрелмәс мәхәббәт теләделәр. Аларга Түбән Кама шәһәре башлыгының котлау открыткасын тапшырдылар.