Якты Пасхадан соң,нәкъ бер атнадан соң Кызыл тау бәйрәме уза. 2018 елда Кызыл тау 15 апрельгә туры килә - бу көнне чиркәү - апостол Фоманы искә ала, ә халык – беренче язгы туйларны башлый. Кызыл тау бик борынгы бәйрәм, ул язгы яңарышны, табигатьнең кышкы йөкысыннан уянуын аңлата. Яшьләр бу көнне учаклар яндырганнар һәм әйлән-бәйлән уйнаганнар. Бу көнне никахларын теркәгән парларның гомерләре озак һәм бәхетле булган. Кызыл таулар (Фома атнасы) шулай ук туй үткәрү өчен, бик уңайлы дипсанала.Ул атнада Түбән Камада 43 пар никахларын теркәргә теләделәр!