Бүген Кама балалар медицина үзәгендә тантаналы ревештә Расул Сайфуллиның бала тууны теркәү тантанасы узды. Мондый тантаналы очрашуны туганнары, әти-әниләре оештырды.Сайфуллин гаиләсендә ул – икенче көтеп алынган бала. Тантаналы рәвештә – Расулның беренче дәүләт документы тапшырылды.
Аны президент Владимир Путин исеменнән олы юбилее белән тәбрикләргә Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расыйх Закирҗанов, “Балкыш” тернәкләндерү үзәге директоры Рөстәм Равилин да килгән иде. Һәркайсы аңа исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш телэп үзлэренен матур теләклэрен җиткерделэр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
2018 елның 18 апрелендә Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 61 Чаллы гаиләсе алды.
“Ныклы гаилә – көчле Россия” - Баулы районы ГХАТ бүлегендә үткән Гаилә дәресенең темасы шундый иде.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова укучыларга“Ныклы гаилә” проекты турында сөйләде, гаилә традицияләрен саклап калу мөһим бурыч булуын аңлатты, ГХАТ бүлегенең тарихы, бурычлары һәм максатлары, гражданлык хәле актлары, гаилә турындагы законнарның хокукый нигезләре хакында сөйләде. Укучылар әңгәмәдә теләп һәм актив катнаштылар, төрле сораулар бирделәр. Архив белән танышу да балаларга файдалы булды.
2018 елның 2 апрелендә Татарстанда #ЭКОяз-2018 экологик ике айлык старт алды. Ул җәмәгатьчелекнең игътибарын экологик проблемаларга, аңа булышлык күрсәтү, хәлен яхшыртуга юнәлгән.
Әлеге чарага 18 енче апрель көнне Теләче районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге дә кушылды.
2018 елның 18 апрелендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Никахлашу йортына караган территорияне чистарту буенча чәршәмбе өмәсе үткәрделәр.
Бүген, 2018 елның 17 апрелендә ТР Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 5-нче игезәкләр тууы теркәлде. 2018 елның 4 апрелендә Янгиров Рәфис Васил улы һәм Галиева Гөлчәчәк Саитгали кызы гаиләсендә игезәк кызлар туды. Сабыйларга Аиша һәм Азиза исемнәре кушылды.
2018 елның 17 апрель көнне ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең Кама төзелеш көллияте укучылары өчен экскурсия-лекция үткәрделәр.
Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, тантаналы рәвештә Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру чарасы булып узды. Чарада балаларның ата-аналары, Россия федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы буенча бүлеге хезмәткәрләре, «Бердәм Россиянең- Яшь гвардиясе» Яшел Үзән җирле бүлекчәсе вәкилләре, Эчке эшләр Министрлыгы ветераннары катнашты.
2018 елның 16 апрель көнендә Түбән Кама ГХАТ идарәсендә гаилә хәле нигезләре дәресе узды.