2018 елның 18 апрелендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Никахлашу йортына караган территорияне чистарту буенча чәршәмбе өмәсе үткәрделәр.
Быел да чистайлыларның һәм килгән кунакларның ЗАГС тирәсендәге газоннарны һәм чәчәклекләрне күреп кәефләре күтәрелсен өчен, хезмәткәрләргә тырышырга кирәк булачак. Чәршәмбе өмәсе тагын 2 ай узачак.