Әлмәт шәһәрендә 2018 ел башыннан 5-нче игезәкләр туган

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

             Бүген, 2018 елның  17 апрелендә  ТР Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ  Идарәсендә  5-нче игезәкләр  тууы  теркәлде.  2018 елның  4  апрелендә Янгиров Рәфис  Васил улы һәм  Галиева  Гөлчәчәк Саитгали кызы гаиләсендә игезәк кызлар туды. Сабыйларга  Аиша һәм Азиза исемнәре кушылды.

             ГХАТ Идарәсе белгече бәхетле  ата-ананы  котлап, бала әтисенә сабыйларның беренче дәүләт  документларын - туу турында таныклыкларын  тапшырды.

             Сезне сабыйларыгыз  тууы белән чын күңелдән тәбриклибез. Сезгә озын гомер, сәламәтлек телибез. Балаларыгызның сәламәт, акыллы, максатчан, рәхимле, иманлы бала булып үсүен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International