ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2018 ел
җомга

Еш кына ир-ат белән хатын-кыз арасында беренче караштан ук ниндидер сихри хис уяна. Алар бер-берсен танып алалар һәм бер-беренә тиң булуларын аңлыйлар. Шундый ук сихри хис Александр белән Юлия арасында да уяна.

2018 елның 19 нчы апрель көнендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Тантанага икенче балалары туган 3 бәхетле  гаилә чакырылган иде. Арча һәм Әтнә районара пенсия фонды идарәсенең җитәкчесе Нурмөхәмәтова Р.И. әти-әниләрне бу шатлыклы вакыйга белән котлап документларын тапшырды һәм сертификатны ничек  һәм нәрсәгә кулланып булуын аңлатты.

Бөек философ Гиппократның “Сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы” дигән әйтем бар халыкка да яхшы таныш.

“Синең файдаңа” дип исемләнгән хәйрия фонды “Сабыйларга тартма” хәйрия акциясен гамәлгә ашыра. Шушы акция кысаларында күп балалы Барсуковлар гаиләсендә күптән түгел генә дөньга килгән сабыйга бүләк тапшырдылар. Әлеге тартмада яңа туган сабый өчен барлык кирәк - ярак та бар. Бу акцияңең максаты күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә яңа туган сабыйларга һәм аларңың әти-әниләренә матди яктан ярдәм итү булып тора.

     Бүген, 20 апрель көнне Биектау муниципаль район Советының утырышлар залында җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы җыелыш булды. Хакимият өлкәсен үстерүгә зур олеш керткәннәргә бүләкләр тапшырылды. Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән ЗАГС бүлеге җитәкчесе  Нурзидә Җиһаншина бүләкләнде.


19
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

    19 апрель көнне  җирле үзидарә көне бәйрәме кысаларында, ФОК «Чемпион»да чираттагы спорт чарасы «Күңелле стартлар» узды. Чарада Югары Ослан муниципаль районы хезмәткәрләре, җирле үзидарә органнары катнаштылар, шул исәптән ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре. Уртак бәйрәмнәрне бергә бәйрәм итү һәм күңел ачу мөгаен якынайтадыр. Нәкъ менә шуңа күрә районда  район хезмәткәрләре арасында спорт бәйрәмнәрен үткәрү гадәткә керде.

       19 апрель көнне хезмәт ветераны Мөнәвәрә Якуп кызы Хакимова Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Иске Урыссу авылында  балалары, оныклары һәм авылдашлары  белән бергәләп 90-нчы туган көнен каршылады. Аны бу матур бәйрәме белән район ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре котлады һәм бүләк тапшырды.

      Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда  2018 нче елның 19 апреленда көнне 25 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды.  Бәйрәмне Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова  ачты. Шулай ук тантанада паспорт-виза хезмәте ветераны, № 2 полиция бүлеге Ветераннар советы председателе урынбасары З.К.Фомина,  Үзәк, Комсомол һәм  Автозавод УФМС  бүлегенең белгеч-экспертлары  катнаштылар. 

Өлкән класстагы укучылар җитәкчеләр эшен үз җилкәләрендә тойдылар. Бер көнгә хәтта район Башлыгы вазифасын да башкардылар. Азнакай районы ГХАТ бүлеге җитәкчесенең эшен җентекләп өйрәнделәр. Алар бергәләп халыкны кабул иттеләр һәм гражданлык хәле актларын теркәделәр.

    2018 елның 19 апрель көнне ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең Кама төзелеш көллияте укучылары өчен экскурсия-лекция үткәрделәр. Бу экскурсия – лекцияне ГХАТ идарәсе хезмәткәре Хаметшина Анастасия уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International