ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2018 ел
якшәмбе

2018 нче елның 22 нче апрелендә Яр Чаллы шәһәренең Татар драма театрында “ Татарстан Республикасының зөбәрҗәт кәләше” исемен бирү буенча  Татарстан Республикасы Бөтенроссия Кәләшләр Фестиваленең региональ туры узды.  Катнашучының кияүдә булуы һәм аның  дефиле, киемне стильләштерү һәм сөйгән кешеңә яратуыңны аңлату кебек  этапларны  үтүе- конкурсның төп таләбе  иде. Менделеевсктан  11 нче номер астында Ильмира Габделганеева чыгыш ясады.


21
апрель, 2018 ел
шимбә

 Минзәлә районы Иске Матвеевка авыл җирлегендә яшәүче Сайделгилем Сафа улы һәм Рабига Динмөхәммәт кызы Шакировлар гаиләсе шушы көннәрдә зуо юбилей – 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Бу гаилә авыл халкы арасында зур игүтирамга лаек. Алар гомер буе авылда яшәп, фермада терлек караучы булып эшләгән кешеләр. Сайделгилем абый 43 ел, Рабига апа 42 ел гомерен терлекчелеккә багышлаган.

21 апрелендә Лениногорск шәһәре Мәдәният сараенда җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы кичә уздырылды.  Монда районның барлык җирле үзидарә вәкилләре бер-берсен котларга дип җыелды. Профессинал бәйрәм белән коллегаларны шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Тимаков котлады. Үз чыгышында ул муниципаль эшчеләренең ни дәрәҗәдә җаваплы эш алып барганлыкларын искәртеп узды һәм хезмәттәшләргә нәтиҗәле һәм намуслы эшләре очен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Экологик айлык үткәрү кысаларында һәм "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге башлыгы, Лениногорск шәһәре мэрының ""Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге әйләнә-тирәсен санитар чистарту айлыгын үткәрү турындагы боерыгын үтәп 2018 елның 21 апрелендә Лениногорск шәһәре һәм районында Бөтенроссия экологик субботнигы оештырылды. Бу эштә барлык оешмалар да актив катнашты. Шәһәребезнең ГХАТ бүлеге коллективы да читтә калмады. Бүлек белгечләре коралланып үзенә беркетелгән әйләнә-тирәсен чүпләрдән арындырды.

    Ел да язын һәм көзен Яр Чаллы шәһәрендә субботниклар уза. 2018 елдың 21 апрелендә ГХАТ идарәсе хәзмәткәрләре дә шәһәркүләм җыештыруда катнаштылар: Тантаналар сарае яны территориясен чистарттылар, агачлар һәм бердюрларны агарттылар, чәчәкләр утыртуга ңирләр әзерләделәр.

Язгы көннәрдә Азнакай шәһәре буйлап өмәләр булып узды. Барлык оешма һәм учреждение кешеләре катнаштылар, алар яраткан шәһәрне тәртипкә китерделәр. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә бу акциядән читтә калмадылар. Бүлек бинасы янындагы территорияны чистартып һәм матурлап куйдылар.

Укучылар гаилә хокукы дәресе кыссыларында, юридик факультеты башлыгы Никитин Андрей Геннадий улы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең җитәкчесе Шавалеева Альбина Рафаиль кызы җитәкчелегендә гаилә юбилеендә булдылар һәм ГХАТ бүлегенең эшчәнлеге белән танышып киттеләр.


20
апрель, 2018 ел
җомга

20 нче апрельдə Җирле үзидарә көне бəйрəме алдыннан, Югары Ослан гимназиясенең укучылары өчен ГХАТ бүлеге “Ачык ишекләр көне” үткәрде. Бу чараның максаты – җирле үзидарә институтының дәрәҗәсен арттыру, югары сыйныф укучыларының хокукый культурасын формалаштыру, аларны гаилә тормышына хәзерләү һәм район ГХАТ бүлеге эшчәнлеге белән таныштыру иде.

      Быелгы яз әле безне җылы көннәре белән куандырмады, ә менә районның төп сәхнәсендә шушы көннәрдә чын-чынлап җылы иде. Искиткеч бай тарихлы һәм гореф-гадәтдәрне саклап килүче, бергә озын гомер кичергән гаиләләрне күреп булды.

  2018 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында Балалар Думасы “Дублер-2018” көне уздырды. Район ГХАТ бүлегендә дә булачак хөкүмәт хезмәткәрләре эшләде. Алар бүлекнең эш планы, компьютер программалары белән таныштылар һәм халык кабул итүдә катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International