23 апрельдә Сарман районының Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда 14 яше тулган яшь гражданнарга Россия паспортын тапшыру тантанасы үтте. Иң элек музей директоры Дания Кәшипова паспортның килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Аннан кыска метражлы документаль фильм күрсәтелде. Паспорт алучыларны гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина котлады, миграция хезмәтенең район бүлеге өлкән инспекторы Гөлнара Фатихова укучыларга шәхесләрен раслаучы төп документларны тапшырды, иң изге теләкләрен юллады.
20 апрель көнне Зәй шәһәренең «Энергетик» мәдәният йортында “Гаилә – ул барлык кыйммәтләрдәндә зур” дигән конкурс булып узды. Конкурс мираси байлык, гаилә гореф-гадәтләрен саклау нияте белән үткәрелде.
Кайбыч районы ГХАТ бүлеге “Өмет” социаль психологик үзәге белән берлектә гаиләгә һәм балага психологик ярдәм күрсәтү йөзеннән чара үткәрде. Биредә 8 ата-ана катнашты. Гаиләдән әти-әни генә түгел, ә аларның парлап катнашуы чараны оештыручыларны бик сөендерде. Әлеге чарада “Общее дело” иҗтимагый оешмасы видеоязмалары да кулланылды.
Әлеге түләү быелның 1 гыйнварыннан билгеләнә башлады. Аны алу өчен Россия гражданлыгың булу һәм илдә даими яшәү зарур. Базарлы Матакта яшәүче Ирина Тихоновага да беренче баласы өчен әлеге түләү билгеләнгән. Ирина әлеге түләүнең үзләре өчен бик кулай булуын әйтә. Чыннан да, бала үстерүче гаиләләрнең мәшәкатьләре-чыгымнары бик күп бит. Балага яшь ярым булганчы түләнә торган бу пособие керемнәре зур булмаган гаиләләр өчен сизелерлек ярдәм булыр.
23 апрельдә Түбән Кама ГХАТ идарәсе педагогия көллияте студентларын узендә кабул итте.
Тимирясев исемендәге Казан иннавацион университетының Түбән Кама филиалы юридик факультеты студентлары Түбән Кама ГХАТ идарәсенә практикага килделәр.
Түбән Кама ГХАТ идарәсендә «Гаилә тәрбиясе әлифбасы»ның дәресләре дәвам итә.
Яз килү белән бар тирә-юнь уяна, беренче кояшлы көннәр белән куана. Бакчалар чәчәккә күмелә, җылы язгы җил чәчләрне иркәли, һава яңа үсеп чыккан үлән-чәчкә исе белән тула. Туй кебек тантаналы көн өчен ничек инде шундый вакытны сайламыйсың ди?!
Бу көнне урамның юбиляр гаилә парларын хөрмәтләделәр. Акбашевлар Шамил Шәүкәт улы һәм Раушания Миннефаиз кызы гаиләсе үзләренең фарфор туйларын, Галәвиевлар гаиләсе Илгизәр Исмәгыйль улы һәм Әлфия Фәйзи кызы коралл( мәрҗән) туйларын, Шәймехаметовлар Рәис Таһир улы һәм Илсөяр Әмир кызы гаиләсе аметист туйларын билгеләп үтәләр. Татарстан Республикасы Әгерҗе районы “ Әгерҗе шәһәре” башкарма комитеты җитәкчесе И. С. Сафаров ТР Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы В.В. Макаровның Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләкләрен тапшырды. Тантана мул табын артында бәйрәм концерты белән тәмамланды.
Икеләтә шатлык, икеләтә бәхет! Айнур белән Азалия - Гильмановлар Илгизәр белән Миләүшә гаиләсендә беренче балалар.
Игезәк бала ата-аналары булу бик горур исем, мондый исем алган ата-аналар өчен без бик шат. Көтеп алынган бу балаларга нык сәламәтлек һәм бәхетле озын тормыш телибез!