Һәрвакыттагыча 2018 елда да Казан шәһәрендә “Нечкәбил” конкурсы булачак. “Ныклы гаилә” кысаларында Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов канаты астында үткәрелә торган бу конкурста Түбән Кама ГХАТ идарәсе хезмәткәре Айгөл Фазлыева катнашачак.
25 нче апрель көнне, Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының ГХАТ бүлеге Бөек Җиңүнең 73 еллыгы алдыннан уза торган бөтенроссия "Георгий тасмасы" акциясенә кушылды.
Георгий тасмасы - барысы да фронт өчен , ветераннарга дан,ихтирам һәм хөрмәт, Бөек Җиңүгә горурлык символы булып тора!
25 апрель – Бөтендөнья Халыкара Кызлар көне буларак билгеләп үтелә.
24 апрель көнне Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче Фатыйма Камалова 90 яшен тутырды.
Аны гомер бәйрәме белән якыннары район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Артем Галеев, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Кече Кибәхуҗа авылы җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин котлады. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хатын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Радик һәм Роза Шариповлар гаиләсендә икенче, өченче сабыйлары: уллары дөньяга аваз салды. Бәхетле әти-әни улларына Кемаль һәм Камаль дип исем кушты. Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Алсу Шайхутдинова яшь гаиләне котлап гаилә бәхете, иминлек, тигезлек, ә сабыйларга сәламәтлек, бәхетле киләчәк теләде.
Җиңү көне – Рәсәй халкы тарафыннан иң нык хөрмәтләп искә ала торган бәйрәмнәребезнең берсе. Әлеге көнне күкрәкләребезгә Георгий тасмалары тагып, без илебез азатлыгы, тыныч күк йөзе өчен гомерләрен кызганмаган ватандашларыбызның якты истәлеген яңартабыз.
Җиңү көне бәйрәме якынлашкан көннәрдә Рәсәебезнең барлык шәһәрләрендә “Георгий тасмасы” акциясе колач җәя. Волонтерлар Бөек Җиңү символын теләге булган һәр кешегә бушлай өләшә.
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев Мәмсә авылында яшәүче Гарифә Касыймованы 100 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
23 апрель көнне Югары Ослан муниципаль районында Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә җирле үзидарә көне кысаларында тантаналы рәвештә ундүрт яше тулган сигез Россия Федерациясе гражданнарына паспорт тапшырдылар.
Арча районы ГХАТ бүлеге кысаларында гаиләләренең бриллиант, таш туйларын уздыручы Нәкыйп һәм Рауза Нурисламовлар, Наил һәм Нәсимә Гарифуллиннар гаиләләрен тәбрикләү бәйрәме узды. Күп еллар бергә гомер итү өчен сабырлык, бер-береңә караты ихтирам кирәк. Бүгенге геройларыбыз да бергә пар канатлар булып, авырлыкларны бергә җиңеп, шатлыкларны, кайгыларны уртак итеп яшәүчеләр.
2018 елның 24 апрель көненнән “Георгий тасма» акциясе старт алды.