Музей-тыюлыкның Истәлек билгесендә 14 яшь тулган яшүсмерләргә һәм кызларга паспортлар тапшыру уңаеннан “Я гражданин России – мин Татарстан баласы” дигән тантана булды.
Чараны “Татарстанның музейлар язы – 2018” акциясе кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча миграция пункты оештырды. Мөһим документны министрлыкның Спас районы буенча бүлегенең миграция пункты җитәкчесе Екатерина Фәйзелгатова, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов һәм Эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Рәфыйк Җәләетдинов тапшырды.
2018 елның 25 апрелендә Чистай муниципаль районының ГХАТ бүлеге Гильмутдиновлар гаиләсен зөбәрҗәт юбилейлары белән котлады. Алар мәхәббәттә һәм бердәмлектә 55 ел гомерләрен уздырдылар.
2018 елның 25 апрелендә Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 77 Чаллы гаиләсе алды.
Бу зур вакыйгада әтиләр Советы рәисе Олег Фомин, туган як музей җитәкчесе Ольга Кладова, паспорт өстәле җитәкчесе Светлана Скворцова һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Валентина Увакина катнашты. Ә музыкаль номер малайларга һәм кызларга Алсу Нәҗми бүләк итте.
26 апрель көнне Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә “Георгий тасмасы” дип исемләнгән патриотик акция старт алды. Бу көнне сугыш ветераннары, сугышта һәлак булганнарга хөрмәт һәм ихтирам йөзеннән районның яшь парына: Анна һәм Айдар Хазеевларга тантаналы рәвештә Георгий тасмалары тапшырылды.
Әле күптән түгел генә, 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын алган иде кебек.Күз ачып йомган арада биш ел гомер узып киткән дә, ил башлыгының тагын бер рәхмәт хаты килгән. Юбилярга аны башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов тапшырды. Тышына «Мәскәү. Кремль» дип язылган конвертны беренче тапкыр гына кулына алуы булмаса да, Гөлҗиһан апа котлауга сабый баладай шатланды. Изге теләкләрен ирештерергә дип авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев та килде, балалары һәм оныклары җыелды.
Сарман районы Рангазар авылында гомер кичерүче, тыл һәм хезмәт ветераны - Нуриәхмәтова Фәһимә Гамирҗан кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгының истәлек бүләген аңа район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тапшырды.
Минзәлә шәһәрендә урнашкан балалар сәнгать мәктәбендә, 25 апрель көнне районның 47 укучысына тантаналы шартларда паспорт тапшырылды. Әлеге мөһим документны аларга, кулларын кысып һәм иң изге теләкләрен җиткереп, районныбызныь башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Н.Бикеева, ГХАТ бүлеге мөдире А.Куприянова, “Бердәм Россия”партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Е.Сысоева, миграция бүлеге җитәкчесе Г.Плотникова тапшырды. Шулай ук укучыларны котларга мәктәп директорлары, укытучылар һәм әти-әниләр килгән иде.
Чакырылган кунакларга яшьләр өчен уйнатыла торган Марш мендельсоны уйнатылды. Барлык парларга да 50-еллык юбилейга җитү бәхете туры килми. Бүгенге кебек чакырылган матур Казан гаиләләре аерым бер хөрмәтккә һәм игътибарга лаеклы.
Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу аеруча истә кала торганыдыр. Чөнки нәкъ шул мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы Россия гражданины итеп хис итә башлыйсың. Бөек җиңү көне уңаеннан Балтач районы ГХАТ бүлеге, ФМС хезмәте белән берлектә 14 яше тулган яшүсмер балтачлыларга паспорт тапшырдылар. Тантаналы чара Балтач районы Карадуган авылында Муса Җәлил һәм Себер тракты тарихы музеенда узуы белән дә истәлекле булды.