Бәйрәм тантанасында 23 меңгә якын кеше катнашты. Алар арасында ГХАТ идарәсе МКУ белгечеләре, шәһәр хуҗалыгының барлык тармаклары вәкилләре: камаз эшчеләре, төзүчеләр, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре, мәдәният , белем бирү, физкультура һәм спорт идарәсе белгечләре, милли җәмгыятләр вәкилләре, студентлар, яшьләр оешмалары һәм ветераннар катнашты.
2018 елның 1 маенда Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә Жилиннар гаиләсендә туган сабыйга исем кушу тантанасы узды.
28 апрельдә Баулы ГХАТ бүлегендә Бөек Җиңүгә багышланган “Георгий тасмасы. Хәтерлим! Горурланам!” акциясе старт алды. Совет халкының җиңүен символлаштырган, сугыш ветераннарына, һәлак булганнарга хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен чагылдырган Георгий тасмасы ГХАТ бүлегендә яшь парларга тапшырылды.
Иң беренче булып Бөек Җиңү символына Айдар һәм Марина Мухаметшиннар, Алмаз һәм Эльвина Тагировлар гаиләләре ия булды.
2018 елның 27 апрелендә ТР Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 800 сабый тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Лебедевлар Евгений Александр улы һәм Анастасия Геннадий кызының гаиләсендэ булды. 2018 елның 23 апрелендә аларның икенче балалары, кызлары туды. Сабыйга матур Виктория исеме кушылды. Бу исем латин телендә «җиңу»не аңлата.
27 һәм 28 апрель көнендә Питрәч районында 9 яшь пар яңа гаилә төзеде. Бөек Җиңү көне алдыннан һәр яшь парга Георгиевский лентасы тапшырылды. Электән килгән йола буенча яшьләр ГХАТ тан туры Җиңү паркына юл тоталар.
Баулы ГХАТ бүлегендә 100 нче бала теркәлде. Ул Николай һәм Әлфия Подвысоцкие гаиләсендә туган ир бала булды. Бәхетле әти-әни яңа туган балага Илья дигән исем бирделәр. Илья гаиләдә икенче бала, аның Алексей исемле абыйсы бар.
Азнакай ГХАТ бүлегендә, “Семьяведение” курсы буенча, 2 нче һәм 4 мәктәп укучылары өчен экскурсия булып үтте.
Укучыларга тантаналы залны күрсәтеп, туй тантанасын ничек итеп үткәрүен сөйләп киттеләр. Әмма яшүсмерләр өчен, иң кызыгы, бүлекнең башлыгы Хәйретдинова Әлфинур метрик китаплар турында һәм хәзерге вакытта гражданлык хәле актларын теркәү турында чыгыш булды һәм архив белән танышуы.
Бүген үзенең 95 яшьлеген билгеләп үтә Биектау районы Дөбъяз авылында яшәүче Баязитова Фатыйма Гомәр кызы. Юбилее белән котларга аны район башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров һәм авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Низамов килделәр. Тыл хезмәтчәненә Россия Федерациясе Президентының хатын һәм район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар. Фатыйма апага ныклы сәламәтлек һәм аяз күк йөзе теләделәр.
27 апрель көнне Питрәч ГХАТ булегендә гади булмаган туй булды. Кияү – балалар хоккей командасы тренеры. Яшьләр язылышып чыккач, аларны хоккеистлар һәм әти-әниләр каршы алдылар.
“Минем гаиләм – минем байлыгым” проекты кысаларында Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге туй фотосурәтләре күргәзмәсен оештырды һәм концерт программасында актив катнашты.