2018 елның 16 апрель көнендә Түбән Кама ГХАТ идарәсендә гаилә хәле нигезләре дәресе узды. Түбән Кама шәһәренең 11 нче, 16 нчы мәктәп укучылары белән педагог Молчанова Айгөл Наил кызы “гаилә һәм гаиләнең байлыклары” дигән темага әңгәмә корды. Ул балалар белән мәхәббәт, киләчәктә гаилә кору серләре турында сөйләште. Һәр мәктәпнең алдынгы укучылары белән гаилә темасына синквейн төзеделәр. Ике команда да биремне бертигез үтәде.
Иң кызыклысы – “Мәхәббәт – ул кешене ңалмашка берни дә таләп итмичә, игелек кыла торган ихтыяҗы” дигән әйтем булды.