14 апрельдә Апас районы ЗАГС бүлегендә үзенчәлекле гаиләләр барлыкка килде. Апаста яшәүче бертуганнар Наил һәм Илгиз Фәйзуллиннар Акхуҗа авылында туып-үскән игезәк кызлар Алсу һәм Алсинә Нигъмәтҗановаларга өйләнде. Алар районның ЗАГС бүлегендә гаиләләренең беренче таныклыгын алды һәм Кызыл туйларын билгеләп узды. Без үз чиратыбызда яшьләрне котлыйбыз, изге теләкләр юллыйбыз.