Туйлар сезонын башлап җибәрү алдыннан, гадәттәгечә, Алабуга районы ЗАГС бүлегендә әзерлек эшләре алып барыла. Бина эчендә косметик ремонт, тышкы территориядә исә матур итеп чәчәкләр утыртыла.
ЗАГС килгән кунаклар күңелендә матур истәлекләр калдырырга тиеш.
Баулы районы Кызыл Яр авылында яшәүче Миңсылу апа Асылгареевага 95 яшь тулды. Үзенең күркәм юбилеен күп балалы ана, тыл хезмәтчәне иң якын кешеләре белән билгеләп үтте. Миңсылу апа тормыш иптәше Хәбебетдин белән җиде бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген аның янында 13 оныгы һәм 20 оныкчыгы бар.
31 майдан 2 июньгә кәдәр Теләчедә муниципаль хезмәткәрләре арасында хатын-кызлар җыелма командалары волейбол буенча ярышларда көч сынаштылар. Әлки районы командасы авыл районнары арасында өченче урын яулады. Быел да ГХАТ бүлеге начальнигы Халиуллина Э.Ф. да җиңүгә үз өлешен кертте.
Июнь – туйлар өчен иң уңышлы ай. Урамда инде җылы, гөлләр чәчәк ата һәм хуш ис тарата, шул ук вакытта җәйге эсселек әле дә борчымый. Халык сынамышлары буенча елның бу ае гына яшьләргә гомер буена «баллы ай» гарантияли. Быел үз никахларын Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге бинасында төркәүче ике парга беренче июнь көнендә һава торышы кинәт күңелле сюрприз - «беренче җәйге кар» китерде. «Туй көнне кар һәм яңгыр яуса бик бай һәм бәхетле тормышка юрала!» - дип әйтелә.
2018 елның 1 июнендә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталы сертификатлары тапшырылды.
Бу бәйрәм көнендә ун Яшел Үзән гаиләсе, аларда икенче, өченче һәм аннан соңгы туган балаларга ана (гаилә) капиталына сертификат алдылар.
Яшел Узән шәһәре, Яшел Узән һәм Югары Ослан районнары буенча Пенсия фонды идарәсе урынбасары Марат Хафизов котлады, бәхетле ата-аналарны иң мөһим һәм шатлыклы вакыйга - бала тууы белән котлады һәм аларның гаиләләренә сәламәтлек, иминлек теләде. Аннан соң тантаналы рәвештә ана капиталы сертификатларын тапшырганда, Марат Раис улы, ана капиталы акчаларын нинди максатка җибәрергә мөмкин булуы турында мәгълүмат бирде.
Әлмәт муниципаль районында туучылар саны шактый югары. 11 ел буена гаиләләргә дәүләт ярдәме буларак Ана капиталы, сабыйлар һәм ата-аналарның тормыш сыйфатларын арттыру өчен юнәлдерелгән.
Шушы еллар дәверендә безнең районда Ана капиталы алу өчен 15 меңгә якын гаилә сертификатлар алды.
Азнакай шәһәре ГХАТ бүлеге каршында төзелгән «Пар канатлар» клубы «Азнакай» ресторанында чираттагы очрашу үткәрде. Алып баручы һәм чараны оештыручылар ялгыз ир-атларга һәм хатын-кызларга үзенең икенче яртысын табарга булыштылар. Бу максатка ирешергә шулай ук алар алдында чыгыш ясаган артистлар, мәдәният бүлеге үзешчән сәнгать кешеләре ярдәм иттеләр. Беркем дә битараф булып калмады һәм барлык уеннарда, биюләрәдә, викторинада катнаштылар. Азактан килгән кунаклар оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм шушындый очрашулар кабатланыр дип өметләнеп калдыла.
Азнакай шәһәрендә зур балачак бәйрәме барлык мәйданчыкларында һәм паркларда булып узды. Ә кич белән татар эстрады артистлары катнашында, шәһәрнең Татарстан мәйданында хәйрия концерты узды. Хәйрия чарасыннан кергән акча яман шеш белән көрәшүче 2 баланың гаиләләренә тапшырылды.
2018 нче елның 3 нче июнендә Чистай шәһәрендә Нина Владимировна һәм Александр Яковлевич Кругловларны 50 ел бергә тату һәм мәхәббәттә тормыш итүләре белән хөрмәтләделәр.
Әлеге тантаналы көндә Кругловлар гаиләсен котларга якыннары килделәр. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Җәләлова Динара Наил кызы аларны аеруча тантаналы тәбрикләде. Ул Кругловларның балалары һәм оныкларының алардан үрнәк алуларына һәм нык гаиләләр төзүләренә өмет итүен белдерде.
2018 елның 2 июнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә шимбә инструктажы узды.