ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2018 ел
шимбә

2018 елның 2 июнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә  «Булачак гаилә  мәктәбе «Юнона» проекты кысаларында традицион шимбә дәресе узды.

2 июнь көнне Теләче районы Күкчә авылында яшәүче Мансура Фәттәхетдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Аны гомер бәйрәме белән район җитәкчелеге тәбрик итеп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хатын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

Халыкара балаларны яклау көне Мамадыш шәһәре ГХАТ бүлеге өчен бик уңышлы булды. Бүлек белгечләре 3 балага туу турында акт теркәделәр. Районыбыз халкын 3 кыз тулыландырды.

Раяна – Газизовлар гаиләсендә беренче бала булса, Ясминә – Сәдретдиновлар гаиләседә ике улдан сон көтеп алынган кыз һәм сеңел. Диана – шулай ук гаиләдә өченче бала, апасы һәм абыйсы өчен зур сөенеч.

Балалы йорт – нурлы йорт. Алар йортларыбызга сөенеч һәм бәхет, әти-әниләр тормышына жылылык, бәрәкәт өстиләр. Гаиләдә сабый дөньяга килүдән дә әһәмиятлерәк чара юктыр кеше тормышында. Райондашларыбызның Рәмзия һәм Илшат Гыйлметдиновлар гаиләсе дә иң бәхетле  мизгелләр кичерәләр. Гыйлметдиновлар гаиләсе хәзер күп балалы гаилә статусына лаек.

2014 нче елда Гыйлметдиновлар гаиләсендә игезәк кызлар – Зилия һәм Дилия дөньяга килде, ә быел исә 29нчы май көнне гаилә бәхетен тагын да тулыландырып өченче бала варис – Эмиль дөньяга килде.

Бүген, 1 июнь көнендә, Халыкара балаларны яклау көнендә, Арча үзәк район хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә ЗАГС  хезмәткәрләре яшь әти-әниләрне сабыйларының туулары белән котлап, аларның гаиләләренә тынычлык һәм игелек, җылылык һәм яктылык, гаилә рәхәте теләделәр!

Бу чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты.

«Бала тартмасы» — “Синең файдага” хәйрия фонды проекты. Программаның максаты - авыр тормыш хәлендә калган: күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, ялгыз аналарга тигез старт мөмкинлекләре бирү. Бу тартмада яңа туган сабый өчен,  туган көннән  алып алты айга кадәр кием-салым, юрган, җылы конверт, пеленка, аксессуарлар - барлыгы 29 позиция, һәм сөт продукциясенә 100 сумлык 10 сертификат бар.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, Халыкара балаларны яклау көнендә, яңа туган сабыйларны хөрмәтләү тантанасы уздырылды. Бүгенге көндә  районда 2251 күп балалы гаилә яши. Аларның саны  елдан-ел арта бара. 2018 елның биш ай нәтиҗәләре буенча Әлмәт шәһәрендә 1000 бала туды. Шулар арасында 406  гаиләдә - икенче бала, 171 гаиләдә - өченче бала, 30 гаиләдә – дүртенче бала туа. Ә 10 гаиләдә игезәкләр дөньяга килде.


1
июнь, 2018 ел
җомга

Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә июнь аеның беренче көннәрендә 40 пар никахларын теркәгән!

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Сабый бала телендә» проекты старт алды.

Спорт ярышлары бина эчендә, ә уеннарның күбесе Александр бакчасында, Ленин мәйданында узды. Мәйданда асфальтта рәсем төшерделәр, бакча эчендә диңгез темасы белән бәйләнгән уеннар уйнадылар.Спорт ярышлары бина эчендә, ә уеннарның күбесе Александр бакчасында, Ленин мәйданында узды. Мәйданда асфальтта рәсем төшерделәр, бакча эчендә диңгез темасы белән бәйләнгән уеннар уйнадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International