ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2018 ел
җомга

 1 июнь - Балаларны яклау көнендә – Менделеевск районы ГХАТ бүлеге  хезмәткәрләре “Коляскалар парады” дип исемләнгән  конкурс  уздырды. Әти-әниләр бала арбаларын бизәгәндә барлык осталыкларын эшкә җиккәннәр. Берсеннән-берсе матур итеп бизәлгән коляскаларны караганнан соң, жюри җиңүчеләрне игълан итте. Нәтиҗәдә төп бүләкләргә Килиннар, Ефремовлар, Филатовлар һәм Тихоновлар гаиләләре лаек булды.

      2018 нче елның 1нче июнендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре  Чистай шәһәренең “Чистай” мәдәни - күңел ачу үзәгендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм оештырдылар.

      Хезмәткәрләрнең һәм туганнарының балалары  балачакка  багышланган шигырьләр укыдылар, үз гаиләләрендә булган  мавыктыргыч хәлләр турында сөйләделәр. Күңелле аттракционнар, чәй эчү һәм бүләкләр  бәйрәмдә катнашучыларга шатлык, онытылмаслык кәеф өстәделәр.

Бала- ул тормышыбызның мәгънәсе, ата-ананың дәвамчылары һәм илебезнең якты киләчәге. 1 июнь – Бу көн тулысынча тормышыбызның яме булган кечкенә балаларыбызга багышлана.

29 май көнне Ильдар Исмәгыйль улы һәм Резеда Азат кызы Гимадиевлар гаиләсендә өченче бала булып нәни сабыйлары – Ризван дөньяга аваз сала. 01 июнь көнне Кама Тамагы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә  нәни сабыйның туу теркәлде.

Май аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 30 сабый теркәлде:16-малай һәм 14 кыз. Шуларның 12 се гаиләдә  беренче бала , 10 – икенче, 6 -  өченче, 2-дүртенче бала булып туган.

Әти-әниләр балаларына Адель, Алан, Арман, Данил, Ибраһим, Рамзан, Роберт, Роман, Рәдим, Сергей, Сөләймән, Хәким, Тамерлан, Эмиль, Юрик, Азалия, Аделя, Асэлия, Арина, Алиса, Асель, Амелия, Ева, Мирослава, Полина, Рамина, Разалия, Самира, Снежана дигән  матур исемнәр бирделәр.

Жәйнең беренче көне һәм жәйге каникуллар вакыты җитте. Балаларга кунакка Идел буе районы ГХАТ начальнигы Потапова Вера Василий кызы, Идел буе районы буенча «Бердәм Россия» кабул итү бүлеге башлыгы Андреева Татьяна Владимир кызы, Казан шәһәр думасы депутаты Руслан Габдулла улы Минабутдинов килде. Кунаклар балаларның жәйге ялы куңелле узсын өчен уен һәм спорт инвентарьлары бүләк иттеләр. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре балалар очен тәмле чәй өстәле әзерләгәннәр иде.    

Аларга җәйге яллаларын күңелле үткәрүләрен телибез!

Үткән май аенда Зәй шәһәренең ЗАГС бүлегендә 40 сабый теркәлде: 16 малай һәм 24 кыз. Иң кечкенә бала 2100, ә иң зуры – 4300 грамм.  Иң яшь анага – 19, иң өлкән анага 42 яшь.

Май аенда иң популяр исемнәр Алина, Виталина, Макар.

Сирәк очрый торган исемнәр Райян.

Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу  аеруча истә кала торганыдыр. Чөнки нәкъ шул мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы Россия гражданины итеп хис итә башлыйсың.1 июнь- Халыкара балалар яклау көне уңаеннан Балтач районы ГХАТ  бүлеге, ФМС хезмәте белән берлектә 14 яше тулган 15 яшүсмер балтачлыларга паспорт тапшырдылар.Бу куанычлы чара ГХАТ бүлегенеңтантаналар залында узды.  Килгән кунакларны, чарада катнашучыларны иң элек ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова сәламләде.

 «Балачак Планетасы» бәйрәм программасы Халыкара балаларны яклау көненә багышланган иде. Ул М.Җәлил исемендәге мәдәният йорты концертлар залында узды.  Мәдәният йорты фойесында арт-галерея, «Әдәби бакча» фестивале,  кул эшләнмәләре күргәзмәсе, аквагрим эшләде.  Концерт залында спорт һәм иҗади конкурсларда  актив катнашучыларны  һәм җиңүчеләрне котладылар.

Май аенда барлыгы 59 бала дөньяга килеп, шулар арасында бер пар игезәк балаларның тууы рәсми рәвештә теркәлде. Гаиләдә беренче бала булып 22 бала, икенче бала 24 гаиләдә, 11 гаиләдә ата-аналар өченче тапкыр, ә инде дүртенче һәм аннан ары бәби алып кату бәхетенә 2 пар иреште. Еш кына әти-әниләр балаларына сирәк очрый торган исемнәр кушарга омтылалар. Узган айда Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә шундый исемнәрдән: Залина,  Ралина, Ляля, Рамазан, Илларион, Бехруз булды. Ә инде үз мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән парларның саны 8нче тудырды.

Әлмәт шәһәренең Никахлашу Сараенда, халыкара балаларны яклау көне кысаларында, беренче июнь көнне 1000-нче сабыйны тәбрикләү тантанасы  уздырылды.

2018 елның 27 маенда Шилкиннар Артем һәм Гүзәл гаиләсендә өченче балалары – уллары туды. Аңа матур Руслан исеме кушылды. Бу истәлекле вакыйга белән Шилкиннар гаиләсен Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе житәкчесе Әмирова Гүзәл Рәис кызы котлады, һәм әти-әниләргә, балаларның беренче дәүләт документы – туу турында таныклык белән Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.  Миңнехановның котлау хатларын тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International