ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2018 ел
җомга

Мәхмүтов Руслан белән Эльвира гаиләсе ир бала туу бәхетенә ирешеп аңа Риналь исеме бирелде. Бу исем «саклаучы» дигәнне аңлатып, баланы гомер буена саклап килер. Шулай ук, бу исемнең иясенә кеше белән аралашучан, тормышны ярату, җиңел һәм тиз танышу үзенчәлеге хас, ләкин күбрәк чын дуслыкны өстен күрә.

Ә инде бүлек белгече Елена Евгений кызы Трошихина бу гаиләгә туу турындагы таныклык белән истәлекле бүләк тә тапшырды.

1 июнь халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Сарман авылында Татар Илеге ял паркында “Балачак – бәхет иле” дигән зур бәйрәм үткәрелде.

Балаларны бәйрәм белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, матур теләкләрен җиткерде. Бәйрәмдә районның барлык оешмалары катнашты. Әкият геройлары балаларга төрле кызыклы уеннар уйнаттылар, балалар өчен иң матур җырлар, биюләр башкарылды.

2018 елның 01 июнендә, искиткеч матур бәйрәм-балаларны яклау көне уңаеннан, Муниципальара перинаталь үзәктә тантаналы рәвештә чыгарылыш узды.

Әниләрне яңа туган балалары белән бәхетле этиләр, әби-бабалар һәм якын туганнары каршы алды. Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәре Айгөл Рөстәм кызы Замалдинова һәм акушерлык һәм гинекология буенча баш табиб урынбасары Гөлнара Марат кызы Әхмәтҗанова яшь ата-аналарны аларның тормышларында булган искиткеч вакыйгалары белән котладылар.

 Җиңү паркында балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Парк бу көнне балаларның шатлыклы авазларына күмелде, яңгырап торды. Яшь минзәләлеләрне һәм аларның ата-аналарын төрле уеннар, аттракционнар, асфальтта рәсемнәр конкурсы, спорт ярышлары, викториналар көтте. Берничә ел инде балалар коляскасы парады  үткәрү традициягә керде. Иң креатив автотранспорт чарасына уннан артык гаилә көрәште. Оригиналь автотранспорт җиңүчеләрен кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр.

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Быел да ул балачакның истәлекле, күңелле бер мизгеле булып хәтерләргә уелып калды. Бу көнне Сабан туе аланлыгы гөр килеп торды, балаларның шат авазлары тынып тормады. Алар өчен киң күләмле программа әзерләнгән иде. Мәйданның башында ук, килүче кунакларны милли киемнәрдән киенгән балалар чәкчәк һәм гармун моңнары белән җылы сәламләп каршы алдылар. Сәнгать мәктәбе һәм “Сәләт” балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре һәм биредә шөгыльләнүче балалар һәркемгә бәйрәм рухы өстәделәр.

Әлеге олуг юбилее белән аны Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, социаль мәсәләләр буенча муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина, Олы Бортас авыл җирлеге башлыгы Радик Сәъгдиев котладылар. Юбилярга изге теләкләрен җиткерделәр, чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк һәм Россия Президенты В.В.Путинның котлау открыткасын тапшырдылар.


31
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

      2018 елның 30 май Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 75 Чаллы гаиләсе алды.

     Ата-аналарны ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова һәм ПФ идарәсе башлыгы Э.Р.Фаттахов  котладылар һәм гаилә бәхете теләделәр. Эти-эниләр бәйрәмнең төп хуҗалары – яңа  туган сабыйлар белән килгәннәр.

Балаларны яклау көне алдыннан Баулы  районы ГХАТ бүлегендә  Гаилә  дәресе үтте. Бу очрашу “Ныклы гаилә” проекты кысаларында  оештырылды.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова укучыларга гаилә функцияларын, ныклы гаиләнең дәүләтебезнең нигезе булуын,  гаилә традицияләрен саклап калу  мөһим бурыч булуын аңлатты. Гражданлык хәле актлары, гаилә турындагы законнарның хокукый нигезләре хакында сөйләде.

         Балаларны яклау көне алдыннан, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә "Балалар көлергә тиеш" дип исемләнгән чара узды. Билгеле инде, бәйрәмнең төп кунаклары - балалар, аларның әти-әниләре һәм якыннары иде.

31 май көнне Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның беренче пар  игезәкләр  тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Илшат һәм Әнисә Ахтямзяновлар гаиләсендә барлыкка килде.  Әти - әни бәләкәчләргә Данир һәм Самир дигән исемнәр бирделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International