Апас районының Сабан туе аланлыгы балалар тавышыннан гөр килде

2018 елның 1 июне, җомга

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Быел да ул балачакның истәлекле, күңелле бер мизгеле булып хәтерләргә уелып калды. Бу көнне Сабан туе аланлыгы гөр килеп торды, балаларның шат авазлары тынып тормады. Алар өчен киң күләмле программа әзерләнгән иде. Мәйданның башында ук, килүче кунакларны милли киемнәрдән киенгән балалар чәкчәк һәм гармун моңнары белән җылы сәламләп каршы алдылар. Сәнгать мәктәбе һәм “Сәләт” балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре һәм биредә шөгыльләнүче балалар һәркемгә бәйрәм рухы өстәделәр.

“Салават күпере” бакчасыннан килгән нәни юл сакчылары да кунакларны “честь” биреп каршы алдылар.

Алар җәйне исән-имин үткәрергә фәрман бирсә, шәфкать туташлары беренче ярдәм ысулларын искә төшерделәр. Һәр чорның – унъеллыкның казанышларын балалар җыр-биюләр аша сурәтләде. Сугыштан соңгы җимереклекләрне төзәтү, яңа калкып чыккан калалар, нефть катламнарын ачу, космоска юл салу, төзелешләр барышы, башкалабыз уңышлары, Универсиада җәе – барысы-барысы да хәтерләрдә яңартылды.

Аннан мәйданга рәт-рәт тезелеп, укуда һәм спортта аеруча зур уңышларга ирешкән балалар чыктылар. Аларга сертификатлар тапшырылды.

Мәйданда алкышлар белән быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк сабыйларны каршы алдылар. Аларга “Свияга” берләшмәсе тарафыннан мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар бирелде.

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин, депутатыбыз, Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров,  ОАО “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе, Зөфәр Гәрәев, Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов һәм башка дәрәҗәле кунаклар балаларга иң изге теләкләрен юлладылар. Җәйге каникуллар башланып киткәндә узган бу бәйрәм күңел ачу чаралары белән беррәттән киң профилактика чараларын да үз эченә алган иде. Районның янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре судан бәйрәм салюты күрсәттеләр. Аны балалар бик яратып карадылар, янгын сүндерүче абыйларының үгет-киңәшләрен тыңларга вәгъдә бирделәр. Аяз күк йөзе астында сибелгән аллы-гөлле салют очкыннары да бар кешене җәлеп итте.

Бәйрәм кызганнан-кыза барды. Теләгән кеше ат чабышы күзәтте, асфальтка рәсем ясады, кемдер батутта сикерде, таганда атынды, елан, маймыл, попугай белән фотога төште, битенә рәсем ясатты. Нәни понилар яныннан да балалар өзелеп тормады. Тарантаслы ат олысын-кечесен утыртып мәйдан әйләндерде. Бәйрәм барышында халык, күңел ачу һәм өстәл уеннары үрелеп барды.

Мәйдан уртасындагы сәхнәдән көн дәвамында җыр-моң агылды, үзәктә дәртле биюләр туктап тормады.

Балалар өчен ашау-эчү оештырылды, кыр кухнысында ботка пеште, кайнар чәй, коймаклар тәкъдим ителде. Сатуда нинди генә уенчыклар, тәм-томнар юк иде. Бәйрәм дәвамында һәркемнең йөзендә елмаю булды. Балачакның Сабан туе бәйрәмендәге бәхетле мизгелләре ел дәвамында хәтердә сакланыр әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International