ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Рубцов Семен Петр улы белән Кристина Вячеслав кызы гаиләсендә көтеп алынган ир бала туды. Исемен Иван дип куштылар. Көтеп алынган бала тавышы өйдә яңгыраганда йорт бәхет һәм шатлык белән тула. Бу бик дулкынландыргыч һәм зур шатлык һәм шул ук вакытта бик җаваплы.  Бала туу ул үзе могҗиза. Сабый яхшы кеше булып үссен өчен ата-анага күп көч, түземлек һәм акыл кирәк. Бүлек белгече Елена Евгений кызы Трошихина, бәхетле ата-аналарны котлап, аларга туу турындагы таныклык белән истәлекле открытка тапшырды.


30
май, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 30 май көнендә Арча районының ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда 14 яше тулган мәктәп укучыларына Россия гражданины булуын раслаучы документ — паспорт тапшырылды.  “Бердәм Россия” партиясенең Арчадагы җирле бүлекчәсе баш белгече Фәттахова М.И., миграция хезмәте инспекторлары Загидуллина А.Х., Нуруллина А.Р. 6 укучыга паспорт тапшырганда  аларга уңышлар һәм Россия гражданины дигән дәрәҗәле исемне лаеклы йөртүләрен теләделәр, паспортка ия булучының ни дәрәҗәдә җаваплы булуын аңлаттылар.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Ивановна Демченко һәм Бөгелмә шәһәре Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасарый Елена Михайловна Латыпова һәм "Газпром" банкының өстәмә офисы вәкиле Елена Николаевна Боброва гаиләләргә тантаналы шартларда сертификатлар тапшырдылар һәм яшьләргә ныклы сәламәтлек, ата-ана бәхете, татулык, чын мәхәббәт теләделәр.

35 пар өчен Марш Мендельсоны яңгырады.Чакырылган кунакларга яшьләр өчен уйнатыла торган Марш мендельсоны уйнатылды.  Барлык парларга да 50-еллык юбилейга җитү бәхете туры килми.  Кебек матур чакырылган Казан гаиләләре, аерым бер хөрмәтккә һәм игътибарга лаеклы. 


29
май, 2018 ел
сишәмбе

Әлмәт муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә  утыздан артык пар  үз туйларын май аенда теркәргә тели. Май аенда өйләнешергә ярамау – кеше уйлап тапкан ышану. Шуңа да карамастан күп кенә яшь парлар май аенда гаилә корырга курыкмый. Чөнки май аенда табигать кышкы йокыдан уяна, бар дөнья чәчәккә кумелә, тирә-юньдә кошлар сайравы яңгырый.

Югары  сыйныф укучылары вәгъдәләшү  һәм туй йолаларын күрсәттеләр. Чыгышлар татар, рус, удмурт, марий телләрендә башкарылды.  Югары сыйныф укучылары гаилә- бетмәс- төкәнмәс мәхәббәт чыганагы, хөрмәт, кешенең аннан башка яши алмавын тасвирладылар. Гаилә-  ныклы өй, балалр һәм оныклар, милли гореф- гадәтләрне саклаучы, өлкәннәрнең тормыш тәҗрибәсе. Балалар бакчасы җитәкчеләре, мәктәп директорлары, мәгариф булеге хезмәткәрләре чаранын кунаклары иде.

Иң гүзәл  хатын-кыз ул – кулында бала булган хатын. Тантана Кама Тамагы ГХАТ бүлегендә узды. Төп герой 23 май көнне туган Семён Лебедев булды.

Кама Тамагы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова  баланың беренче документы - туу турында таныклык, ТР Президенты Р.Н. Минниханов исеменнән котлау открыткасы һәм 2018 елның 27 апрель көннендә никахлашкан парлар исеменнән йомшак уенчык тапшырды.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 2018 елның апрель аенда 254 яңа туган бала теркәлгән.

2018 елның 29 маенда Алабугада «Нечкәбил-2018» матурлык  һәм гаилә Республика бәйгесенең зона туры ярымфиналы узды

Минзәлә шәһәрендә урнашкан туган як музеенда, 29 май көнне районның 15 укучысына тантаналы шартларда паспорт тапшырылды. Әлеге мөһим документны аларга, кулларын кысып һәм иң изге теләкләрен җиткереп, районныбызның башкарма комитеты җитәкчесе социаль хәлләр буенча ярдәмчесе Нэля Бикеева, ГХАТ бүлеге мөдире Анна Куприянова, миграция бүлеге җитәкчесе Галина Плотникова тапшырды. Шулай ук укучыларны котларга мәктәп директорлары, укытучылар һәм әти-әниләр килгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International