Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгече «Нечкәбил» республика бәйгесенең ярымфиналында

2018 елның 29 мае, сишәмбе

        2018 елның 29 маенда Алабугада «Нечкәбил-2018» матурлык  һәм гаилә Республика бәйгесенең зона туры ярымфиналы узды. Бәйге Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның ярдәме белән уза.

      Түбән Кама шәһәре исеменнән Түбән Кама ГХАТ Идарәсе белгече, «Гаилә юбилее тантанасын  иң яхшы алып баручысы» республика  бәйгесе призеры, күп бала анасы Айгөл Фазлеева катнашачак.

       Әңгәмәне уңышлы узып, Айгөл Фазлеева ярымфиналга чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International