Иң гүзәл хатын-кыз ул – кулында бала булган хатын. Тантана Кама Тамагы ГХАТ бүлегендә узды. Төп герой 23 май көнне туган Семён Лебедев булды.
Кама Тамагы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова баланың беренче документы - туу турында таныклык, ТР Президенты Р.Н. Минниханов исеменнән котлау открыткасы һәм 2018 елның 27 апрель көннендә никахлашкан парлар исеменнән йомшак уенчык тапшырды.