2018 елның 30 май көнендә Арча районының ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда 14 яше тулган мәктәп укучыларына Россия гражданины булуын раслаучы документ — паспорт тапшырылды. “Бердәм Россия” партиясенең Арчадагы җирле бүлекчәсе баш белгече Фәттахова М.И., миграция хезмәте инспекторлары Загидуллина А.Х., Нуруллина А.Р. 6 укучыга паспорт тапшырганда аларга уңышлар һәм Россия гражданины дигән дәрәҗәле исемне лаеклы йөртүләрен теләделәр, паспортка ия булучының ни дәрәҗәдә җаваплы булуын аңлаттылар.