Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә балаларга багышланган чара

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

         Балаларны яклау көне алдыннан, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә "Балалар көлергә тиеш" дип исемләнгән чара узды. Билгеле инде, бәйрәмнең төп кунаклары - балалар, аларның әти-әниләре һәм якыннары иде.
         Балалар тантаналы шартларда - матур көй һәм залда утыручы кунаклар алкышларында залга үттеләр. Алар әти-әниләре белән берлектә төрле бәйгеләрдә катнаштылар, ребуслар чиштеләр, гаилә кыйммәтләрен искә төшереләр. Залда утыручы кунаклар аларга ныклы сәламәтлек, уңышлар, күңелле җәйге яллар теләделәр. Балалар башкаруында гаилә һәм дусларга багышланган җырлар яңгырады. Залда мәхәббәт, дуслык, бердәмлек рухы хөкем сөрде.
      Халыкара балаларны яклау көне, ул беренче чиратта, өлкәннәргә һәр сабыйда да күңелле һәм бәхетле балачак булырга тиешлеген искәртү. Баланың елмаюы һәм шатлык тулы күзләре - ата-ана өчен моннан да мөһим нәрсә юк. Нарасыйларны наз һәм шәфкатьтә тәрбияләү, аларны олы тормыш авырлыкларыннан, җәбер-золымнардан саклау - һәр гаиләнең иң төп, изге бурычы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International