ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре 2018 нче елның 6 нчы июнендә 300 нче балага  дәүләт теркәвен  үткәрделәр.

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе   Җәләлова Д.Н.  бәхетле атага ихлас һәм җылы теләкләрен җиткерде.


5
июнь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 5 июнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаилә нигезләре» дәресләре нәтиҗәләре буенча брейн-ринг узды.

2018 елның 5 июнендә Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л. Рыбокова җитәкчелегендә үлем мәсьәләләренә кагылышлы сораулар комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырышка үлемне теркәү сроклары, үлемнең сәбәпләре хакында чыгыш ясалды. ЗАГС бүлегенең 2017-2018 елга үлемне теркәү статистикасы каралды.

       Күптән түгел Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Аверченко гаиләсенең алтын туйлары билгеләп үтелде.

       Тантаналы чараны жылы котлау һәм рәхмәт сүзләре белән шәһәребезнең ЗАГС Идарәсе җитәкчесе Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова ачып җибәрде. Юбилярларны котларга дип аларның дус-туганнары да килгән иде. Борис Егорович белән Раиса Ивановна өчен иң көтелмәгән сюрприз булып Санкт-Петербург шәһәрендэ яшәүче оныклары исеменнән видеоязма булды.

2018 елның 5 июнендә Тәтеш шәһәрендә Республика күләмендә уздырылган “Нечкәбил” конкурсы үткәрелде. “Нечкәбил” – ул бик бәхетле гаиләләр иҗаты. Нәкъ менә шул хакта, Изольда Павел кызы Жуйкова үз сүзен әйтте. Дүрт районнан алты  гаилә, үзләренең гаилә гореф-гадәтләрен сөйләделәр. Буа районын Илнар һәм Зөхрә Талиповлар яклады. Конкурста катнашкан гаиләләр бөтенесе  2018 елның сентябрь аенда уздырылачак полуфиналга уздылар.

             5 июньдә Тәтеш муниципаль районында “Нечкәбил -2018”  конкурсына сайлап алу туры булды.

             Традиция буларак  кунакларны культура йорты алдында районның артистлары каршы алды. Конкурсның бу этабында тирә-як районнардан 6 гаилә катнашты. Тәтеш районы башлыгы Сафиуллов Рәмис Хатыпович, мәртәбәле кунаклар Забегина Татьяна Вениаминовна, Жуйкова Изольда Павловна тамашачыларны һәм катнашучыларны сәләмләделәр.

             Бу чарага 30 ел бергә гомер иткән  Кокиннар һәм Гафуровлар гаиләләре чакырылган иде.

   1978 елның 5 июньдә Әгерҗе  районы Мукшур авылында Әнсәрия Касыйм кызы һәм Мирзәлиф Миргазиз улы Харасовлар гаиләсе барлыкка килә. Гаиләдә бер-бер артлы балалары: 1979 елда уллары Ленар,1981 елда кызлары Лилия һәм 1986 елда төпчек кызлары Гөлия туа. Дус-тату ,хезмәт сөючән гаиләдә тәртипле,намуслы балалар тәрбияләнде.Әти-әниләр балаларын үзләренең үрнәгендә зурларга ихтирамлылык,хезмәткә мәхәббәт тәрбияләп үстерделәр.

5 июнь  2018 нче ел көнне Әгерҗе районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге тантаналы төстә яшьь әни- Ганина Диана Алнур кызынын бәхетле мизгеле- Ижау шәхәрендә туган  йөзенче баланың әнисе булу белән тәбрикләде. Артемны тантаналы тәстә теркәделәр.  Бала туу гаиләдә иң истә кала торган вакыйга. Бу- зур бәхет, зур җаваплылык, бу- язмыш бүләге. Бала туу хатын- кызга әни булу бәхете бүләк итә. 


4
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Җәйнең беренче көне кечкенә халык – балалар өчен икеләтә бәйрәм – аларны Халыкара яклау көне дә, каникуллар да башланып китә бит.

2018 елның май аенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 307 яңа туган сабый теркәлгән


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International